news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антальяда тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы көнен билгеләп үттеләр

30 августта Төркиянең Анталья шәһәрендә Татарстан Республикасы көне тантаналы һәм шул ук вакытта гаилә җылылыгы мохитендә билгеләп үтелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм чарасына Антальяда, аның районнарында һәм Төркиянең башка шәһәрләрендә яшәүче татарлар җыелды. Тантанада шулай ук Татарстаннан — Казан һәм Чаллыдан килгән кунаклар, Антальядагы казах, уйгур, кыргыз һәм төрекмән диаспоралары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Бәйрәмгә аерым әһәмият өстәүче тагын бер факт бар: 30 августта Төркиядә Җиңү көне дә билгеләп үтелә. Бик тә мөһим ике бәйрәмнең бер көнгә туры килүе ел саен бу көнне тагын да мәгънәлерәк итә һәм төрле халык вәкилләрен шатлык, хөрмәт һәм дуслык мохитендә берләштерә.

Чараның тантаналы өлешендә Татарстан һәм Төркия дәүләт гимннары яңгырады. Татарстанны таныта торган фото, видеоматериаллар күрсәтелде, Татарстан тарихына һәм милли символикага багышланган викториналар оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм призлар тапшырылды.

Кунаклар алдында җырчы, гитарачы һәм мультиинструменталист Марат Вәлиуллин чыгыш ясады. Антальяда эш сәфәрендә булган музыкант бәйрәмгә кушылырга теләк белдерде. Аның башкаруында, гитара һәм гармун моңнарына кушылып, татар телендәге җырлар яңгырады, бу мизгелләр бәйрәмнең онытылмаслык бизәгенә әверелде.

Балалар арасында үткәрелгән рәсем бәйгесе аеруча зур кызыксыну уятты. Яшь катнашучыларга Татарстан Республикасы символлары һәм татар милли бизәкләре төшерелгән, буяу өчен әзерләнгән рәсемнәр һәм калыплар тәкъдим ителде. Бәйрәм программасында балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты.

Чара традицион милли чәй табыны һәм «Туган тел» җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.

«Җәмгыятебез оештырган, милли мәдәнияткә багышланган чараларда без бергәләп аз гына вакытка булса да туган як мохитенә чумабыз. Моңа урынны милли стильдә бизәү, татар милли атрибутикасы, традицион көнкүреш әйберләре, шулай ук халкыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләү, милли моңнарыбызны яңгырату ярдәм итә. Мондый очрашулар Төркиядә яшәүче татарларга гына түгел, башка диаспора вәкилләре өчен дә гаять зур әһәмияткә ия. Алар мәдәни алмашуга, үзара аңлашуга һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте чараның төп оештыручысы, Антальядагы «Татарстан мәдәнияте җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова.

news_right_1
news_right_2
news_bot