news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Антальяда Төркия гражданины рус хатынын һәм ике баласын үтергән

Җинаять кылганнан соң ир-ат үз-үзенә кул салган.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Антальяда Төркия гражданины россияле хатынын һәм балаларын үтергән. Шуннан соң үз-үзенә кул салган, дип белдергән Россиянең Генераль консуллыгы вәкиле. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Шулай ук ул, якынча мәгълүмат буенча, җинаятькә көнкүреш тормыш мәсьәләләре сәбәпче булырга мөмкин, дип өстәгән.

Төркия массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Муаммер Гюн башта улы Виктор һәм кызы Ләйләне ризыкларына пестицид кушып агулаган. Шуннан соң хатыны Аннаны утлы коралдан атып үтергән. Полициягә шалтыратып, җинаять турында җиткергәннән соң ир-ат үз-үзенә кул салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot