Антальяда шторм аркасында 38 кеше зыян күргән
Давыл теплицаларга зур зыян салган, җимеш агачларын тамырлары белән алып аткан, кайбер йортларның түбәләре каерылган.
(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Төркиянең көньягында Анталья диңгез буе провинциясендә көчле давыл аркасында 38 кеше зыян күргән, дип җиткерә “Интерфакс”.
Давыл теплицаларга зур зыян салган, җимеш агачларын тамырлары белән алып аткан, кайбер йортларның түбәләре каерылган. Провинциянең өч районында – Демре, Кумлуджа, Финикеда агачлар һәм электр баганалары авып, электр белән тәэмин ителештә өзеклекләр килеп чыккан.
Табигать стихиясе Антальяга кичә кич зыян салган. Шторм башланганда, гаҗәеп зур дулкын ярга диңгездән биш метрлы үле китны чыгарып аткан.