news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталиядә Россия туристлары утырган автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Төркиядә Россия һәм Белоруссия туристлары утырган автобус Анталья провинциясендәге Манавгат шәһәре янында авариягә очраган, дип хәбәр итә IHA агентлыгы.

«Россия һәм Белоруссия туристларын Алания кунакханәләреннән Анталия аэропортына алып барырга тиеш булган микроавтобус Манавгат боҗралы юлының Демократия күпере киселешенә кергәндә авариягә очраган», – диелә хәбәрдә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, автобус бетон баганага бәрелгән һәм авылара юлга чыгып очкан.

Зыян күрүчеләрнең төгәл саны аталмый. Полиция фаҗига очрагын тикшерә башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot