news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталья, Вьетнам һәм Үзбәкстандагы россиялеләр Татарстаннан кайтару рейслары сорыйлар

Авиалайнер тулырлык пассажир җыелгач, рейсларны оештыралар.

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанга россиялеләрне Анталья (Төркия), Вьетнам һәм Үзбәкстаннан кайтаруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Илләр төрле, Бали һәм Индонезиядән рейслар булды, әлегә төрле сәбәпләр аркасында гражданнар бөтен дөнья буйлап кала», — диде спикер.

Гражданнарны алып кайту рейслары планлаштырылган, әмма әлегә ведомствоның аларны башкарырга рөхсәте юк. Мәгълүмат рейс кайтырга бер көн кала билгеле була.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot