news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталья татарлары 14 июльдә III Халыкара Сабантуйда катнашырга чакыра

Анталья татарлары 14 июльдә III Халыкара Сабантуйда катнашырга чакыра
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

14 июльдә 18:00 сәгатьтә Төркиянең Анталья шәһәрендә III Халыкара Сабантуй була. Милләттәшләребез милли чарага дөньядагы барлык халыкны да катнашырга чакыра.

«Сабантуйны Урта диңгез ярында «OLBIA KENT MEYDANI» мәйданчыгында үткәрергә ниятлибез. Сабантуйның махсус кунаклары – Татарстанның атказанган артистлары Фирдүс Тямаев, Нурзадә һәм Лилия Муллагалиева. «Анталия татарлары» оешмасы кунакларга күптөрле татар милли уеннарын, милли ризыкларын әзерләячәк. Шулай ук, бию номерлары кергән кызыклы концерт номерлары да көтелә», - дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталья татарлары» оешмасы вәкиле Оксана Назарова.

Ул Сабантуйга барлык кешене көтеп калачакларын әйтте. «Без сезне дусларыгыз, гаиләләрегез белән елның иң көтеп алынган чарасына чакырабыз», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100