Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анталиянең Татар китапханәсендә Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр
Бәйрәмдә Казаннан махсус кунак «Алпар» этно-төркеменең солисты Алмаз Әсхәдуллин чыгыш ясый.
Бүген, 30 август көнне, Анталиянең Гаяз Исхакый исемендәге Татар китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.
Фото: © Гөлназ Җиһангирова
Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче милләттәшебез Гөлназ Җиһангирова – автор-башкаручы ГөлҖиһан хәбәр итте.
«Кичәдә бөек остазларыбызның шигырьләре, музыкаль әсәрләре, халык җырлары яңгыраячак», – диде ул.
Аларны ГөлҖиһан үзе, шулай ук җырчылар Наилә Насыйбуллина, Илвир Яхин, гармунчы Ирәндек Дәүләтъяров һәм Казаннан махсус кунак «Алпар» этно-төркеменең солисты Алмаз Әсхәдуллин башкарачак.
Фото: © ГөлҖиһанның шәхси архивыннан
«Бәйрәмдә мастер-класслар, балалар өчен уеннар, милли ризыклар белән чәй эчү булачак», – дип хәбәр итте ГөлҖиһан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз