news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Анталиянең татар балалары өчен Габдулла Тукай әдәби музеена онлайн экскурсия уздырылган
Экскурсия "Туган тел" проекты кысаларында тормышка ашырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку

Михаил Захаров
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Анталиядә яшәүче татар балалары Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музее белән онлайн режимда танышкан. Чара "Туган тел" проекты кысаларында тормышка ашырылды, дип хәбәр ителә Анталия татар диаспорасының социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Һәр шимбә саен татар теле курсларына йөрүче татар балалары шул рәвешле бөек шагыйрьнең тормышындагы кызыклы фактлар, "Туган тел" җырының барлыкка килү тарихы белән танышкан. Экскурсияне музей директры Гүзәл Төхвәтова үткәргән.
Экскурсия "Казан егетләре" төркеменең "Туган тел"не башкаруы белән тәмамланган.
- Проектның максаты - татар телен, татар халкы кыйммәтләрен Татарстаннан читтә булган илләрдә үстерү һәм саклау. Ул "Анталия татарлары" берләшмәсе һәм "Казан егетләре" төркеме тарафыннан тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot