news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталиядә төрек кешесе «Татарча диктант» язды

Анталиядә төрек кешесе «Татарча диктант» язды
Фото: © «Татар-информ», Айсылу Хафизова

9 ноябрьдә Анталиянең Төрки халыклар үзәгендә (Türk Ocakları Antalya Şubesi) татарча диктант яздылар. Чарада Адана шәһәреннән төрек кешесе Хакан Отлуоглу да катнашты.

Ул – авыл кооперативлары аудиторы, хатыны Гөлнара һәм улы Мәхмәт белән инде 8 ел Анталиядә яши, студент елларыннан бирле татар телен өйрәнә, дип яза «Татар-информ».

Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Хакан бәй Шиһабетдин Мәрҗанинең татарлар мәгарифтә алгы сафта булып, белем алу өчен рус мәктәпләренә килергә тиеш, дигән сүзләрен мисал итеп китерде. «Әгәр дин белгече бүген исән булса, ул милли байлык, аш-су һәм мәдәниятне беренче планга куяр иде», - диде кунак.

Мәгълүм булганча, «Татарча диктант-2024» Бөтендөнья акциясен оештыручылар өч дәрәҗәдәге текстлар сайларга тәкъдим итте: катлаулы (Татарстан һәм Башкортстан өчен), уртача (Россия Федерациясе төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен). Диктант өчен Шәриф Камалның «Матур туганда», Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» һәм Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» әсәрләреннән өзекләр сайлап алынды.

Диктантны әйтеп яздыручы шагыйрь, артист, Анталиянең татар җәмгыяте активисты Фәнис Зыялы сүзләренчә, Анталиядә узган акциядә катнашучыларның күбесе Казан һәм Чаллыда туган кешеләр булса да, диктант өчен иң гади текст сайлаганнар. «Безнең өчен нәкъ менә әлеге акциядә катнашу, тел мирасыбызның байлыгы белән тагын бер тапкыр танышу мөмкинлеге мөһим», - диде ул.

Нәтиҗәләр туган телне белү дәрәҗәсе югары булуын күрсәтте. Диктант бергәләп «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100