news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталияда төрки дөньяның милли китапханәләре берләште

Моннан соң төрки дөнья милли китапханәләре арасында тыгыз хезмәттәшлек урнашачак.

(6 ноябрь, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төрки дөнья милли китапханәләре арасында тыгыз хезмәттәшлек урнаштыру һәм төрки басма нәшрият алмашы өчен зур адым ясалды - Төркиянең Анталия шәһәрендә Төркия дөнья китапханәләр берлеге (TÜRKÜBİR) корылды. Анда Әзербайҗан, Гагаузия, Казахстан, Кыргызстан, Татарстан, Төркия, Төньяк Кипр, Үзбәкстан республикалары - коручы әгъза, Босния-Герцеговина, Саха-Якутия, Македония, Косова, Монголия күзәтүче илләр буларак катнаша.

Җыенда берлекнең уставы билгеләнде, эшчәнлегенә кагылышлы карарлар кабул ителде. Төрки дөнья китапханәләр берлегенең нигезен хокукый кысаларга утырту, аны халыкара оешма итү буенча беренче адымнар билгеләнде. Штаб-фатирының Әнкарәдә урнашачагы, уртак эшчәнлек теленең төрекчә булачагы һәм Төркия кануннарына таянып эшләячәге белдерелде. Бу турыда төрки халыклар мәдәниятенең ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Төрки дөньяның милли китапханәләрен берләштерү фикере узган ел 14-17 ноябрь көннәрендә Төркиядә Әзербайҗан, Башкортстан, Молдовия, Казахстан, Кыргызстан, Татарстан, Төньяк Кипр республикаларының милли китапханә мөдирләре катнашында үткәрелгән җыенда белдерелгән иде.

Оештыручылар әйтүенчә, моннан соң төрки дөнья милли китапханәләре арасында тыгыз хезмәттәшлек урнашачак, басма нәшрият алмашы кулайлашачак, шулай ук халыкара стандартларда эшләү буенча проблемаларны хәл итү юнәлешенә зур игътибар биреләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100