news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталиядә 4нче «Йөрек» халыкара фестивалендә өч көн дәвамында татар мәдәнияте танытылган

Анталиядә 4нче «Йөрек» халыкара фестивалендә өч көн дәвамында татар мәдәнияте танытылган
Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

Төркиянең Анталия шәһәрендә 4нче «Йөрек» халыкара төрки халыклар фестивале узган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә фестивальнең координаторы, музыка белгече, «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.

«Фестивальгә катнашучылар дөньяның 24 почмагыннан җыелып, өч көн дәвамында милләтенең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен танытты. Башта тантаналы парадта Анталиянең тарихи үзәк урамыннан атладылар, аннары шәһәр читендәге наратлык аланында тупланып, һәрбер диаспора үз чатырын корып, аны милли төсмерләр – өске кием-костюмнар, яулык-сөлгеләр, җиһазлар белән бизәп, халкының җыр-моңнарын яңгыратып, килгән кунакларны үз куллары белән пешергән ризыклар белән сыйлады», – диде Гөлназ Җиһангирова.

Ул фестивальдә Татарстан делегациясе кысаларында катнашкан артистларны да атады. Аларны Төркиягә юллаган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка рәхмәтле булуын әйтте.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

«Иң югары дәрәҗәдәге этник музыкант-биючеләр килгән иде: «Риваять» төрки-татар төркеме солистлары, җырчы Базарбай Бикчәнтәев, виртуоз баянчы Илнур Ганиев ике көн дәвамында чатыр янында үз музыкаль программалары белән барлык тамашачыларны таң калдырды. Кичә Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе һәм «Татарстан мәдәният җәмгыяте»нең «Илһам» төрки-татар сәнгать төркеме катнашуында татар моңнары фестивальнең төп сәхнәсендә ярты сәгатьлек программада яңгырап торды», – дип уртаклашты Гөлназ Җиһангирова.

  • Искәртеп үтик, «Татарстан мәдәният җәмгыяте» Анталиядә милли мирасыбызны саклау һәм танытуда актив эшчәнлек алып бара.

Фото: © Гөлназ Җиһангированың шәхси архивыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot