news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталиядә үткән "Татарча диктант" акциясенә йомгак ясадылар

Катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Анталиядә үткән "Татарча диктант" акциясенә йомгак ясадылар
Айгөл Зара Кәбирова

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анталиядәге Мәскәү милләтара мәктәбе нигезендә үткән «Татарча диктант» акциясенә йомгак ясаганнар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сөйләде.

«Анталиядә „Татарча диктант“ ике мәйданчыкта узды. Мин Хосусый Мәскәү милләтара мәктәбе нигезендә үткәрдем. Мәктәп укучыларына Төркиядә яшәүче Россия ватандашлары оешмаларының координацион советы башкарма сәркатибе, „Башкала“ мәдәни-мәгърифәт җәмгыяте рәисе Александр Бабаев укыды. Мин Анталия татарларына онлайн укыдым», — диде ул.

«"Татарча диктант"та барлыгы унөч кеше катнашкан. «Иң өлкәне — 65 яшендә, иң яше исә унҗиде яшендә иде. Мәктәп укучыларын рус дип беләм, төгәл әйтә алмыйм. Араларында бәлки башка милләтләр дә бардыр. Минем дүрт кешедән өчесе Төркиядә туып-үскән татарлар, берсе җиде ел элек гаиләсе белән күченеп килгән Зөләйхә Кутлушкина. Ул беренчелекне алды», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Аның сүзләренчә, диктантка Газиз Мөхәммәтшинның «Саумысыз, аккошлар!» повестеннән өзек бирелгән. «Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм значоклар тапшырылган. «I, II, III урынга лаек булганнар игълан ителде һәм аларга бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны алган Зөләйха Кутлушкина белән Социалистик көнкүреш музеена экскурсия ясалды», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100