news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталиядә татар телен өйрәтү буенча дәресләр башларга ниятлиләр

"Анталия татарлары" төркеме вәкилләре курслар өчен махсус әдәбият сатып алганнар.

Анталиядә татар телен өйрәтү буенча дәресләр башларга ниятлиләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төркиянең Анталия шәһәрендә сентябрьдән татар теле буенча укыту курсларын ачып җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта "Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төркия татарлары әйтте.

"Татар теле укытучысы Халидә апа балаларга татар теле укытырга әзер. Казанда нәшрияттан Әлифба китапларын, татарча-русча тематик сүзлек, “Иң матур сүзләр”, татар әкиятләре китапларын алдык. Мавыктыргыч әдәбият алырга тырыштык", - дип Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты, адвокат, чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан Фәнис Зыялы бу китапларның курсларда кулланылачагын әйтте.

Анталиянең Коньяалты районы хакимияте каршындагы шәһәр думасы чит ил гражданнары эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова моның балалар һәм олылар өчен бушлай курслар булуын билгеләп узды. Ул бу курсларга Анталиядә яшәүче татар гаиләләре балалары, татарча начар белүче яшьләр, аннары татар телендә бөтенләй сөйләшмәүче яшьләр йөрер дип фаразлый. "Һәр төркемдә баштагы чорда 15 әр кеше җыелыр дип уйлыйбыз", - ди Оксана Назарова.

Аның әйтүенчә, бер мәчет имамы татар теле буенча дәресләр өчен бүлмә бирергә ризалык биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100