news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталиядә татар теле курслары ачылачак

Дәресләр балалар өчен - аерым, олыларга аерым үткәреләчәк.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Анталия татарлары татар теле курслары оештырырга ниятли. Бу хакта Анталия татарлары диаспорасының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Курсларга язылу 25 сентябрьдә башланган. Татар телен өйрәнергә теләүчеләр  Konyaalti бистәсендәге  "Hurma mahallesi" мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.  Балалар өчен курслар - аерым, олыларга аерым булачак. Шулай ук, параллель рәвештә, Коръәнне өйрәнү буенча дәресләр дә алырга мөмкин, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot