news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталиядә “Пальмалар астында Сабан туе” гөрли

Төркиядә хәзерге минутларда ике Сабан туе бара.

Анталиядә “Пальмалар астында Сабан туе” гөрли
Зара Кабирова

(Истанбул, 23 июнь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Хәзерге минтуларда Төркиядә ике Сабан туе гөрли - берсе Эскишәһирдәге Османия татар авылында барса, икенчесе Анталиядә бәйрәм ителә. “Пальмалар астында Сабан туе” дип аталган Анталиядәге милли бәйрәмгә кунак булып катнашучы Зара Кәбирова хәбәр итүенчә, Сабан туе Мәскәү халыкара рус мәктәбе стадионында үтә.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова Татарстан Президентының бәйрәм сәламен тапшырган, Анталия татарлары төзегән Социалистик көнкүреш музеена Кол Шәриф мәчете картинасы белән татар курчагы бүләк иткән. Казаннан килгән кунак Асия Шәйдуллина татарча шигырьләр укыган. Рус мәктәбе укучылары җырлы-биюле тамаша күрсәткәннәр. Казанның 165нче мәктәбе укучылары да чыгыш ясаган.

Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев татар һәм рус телләрендә Сабантуйның тарихы һәм бүгенгесе белән таныштырган.

Бәйрәм мәйданында дөньякүләм мәшһур татар шәхесләренең рәсемнәре урнаштырылган. Зара Кәбирова шунда ук Анталиядәге Социалистик көнкүреш музееның күргәзмәсе тәкъдим ителүе, анда 200 экспонат урын алуы, халыкның зур кызыксыну белән карывын әйтә. “Концерт программасы төрле уеннар, спорт ярышлары белән бергә үрелеп бара. Мәскәүнең “Самбо-70” спорт мәктәбе вәкилләре анталиялеләргә татарча көрәш күрсәтәләр”, - ди Зара Кәбирова.

Казаннан махсус чакырылган аш-су остасы Фәния Зайнуллина тарафыннан Сабан туе кунаклары өчен гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч кебек татар милли ашлары пешерелгән, дип белдерә Зара Кәбирова. Бәйрәм программасын танылган җырчы Эльвира Розали һәм дизайнер Рөстәм Вәлиәхмәтов алып баралар.

Кичке сәгатьләрдә Анталия төбәгендә тагын бер сабан туе башлана. Ул Анталиядә яшәүче татарларның үз көчләре белән уздырыла. Сабан туенда Татарстан җырчылары Илгиз Шәйхразиев, Нурзадә, Лира Гайнетдинова чыгыш ясаячак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100