news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталиядә көчле җир тетрәү булган

Җир асты тибрәнешләренең үзәге 40 км тирәнлектә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"»). 12 сентябрьдә Төркиянең Анталия провинциясенең Кумулджа районында 5,2 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу турыда "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә. 

Төркия хакимияте каршындагы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару идарәсе мәгълүматлары буенча, җир тетрәү кичә җирле вакыт буенча 09.21 сәгатьтә теркәлгән.

Җир асты тибрәнешләренең үзәге 40 км тирәнлектә.

news_right_1
news_right_2
news_bot