Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анталиядә беренче тапкыр татар яулыклары һәм шәмаилләр күргәзмәсе узган
Күргәзмәдә мәдәният институты студентларының традицион татар шамаиле техникасында башкарылган эшләре урын алган.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анталиядә беренче тапкыр «Татар яулыгы һәм шәмаил» дип исемләнгән күргәзмә үткән. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталия татарлары» оешмасы вәкиле Оксана Назарова сөйләде.
«Мондый күргәзмәне тәүге тапкыр тәкъдим итәбез. Шул рәвешле, җирле халыкны милли бизәкләр һәм орнаментлар, сәнгать белән таныштыра башладык. Биредә Казан дәүләт мәдәният институтының сынлы сәнгать сәнгать һәм дизайн кафедрасы студентларының традицион татар шамаиле техникасында башкарылган эшләре урын алды», — диде ул.
Оксана Назарова сүзләренчә, күргәзмә барышында мәдәният институтының сәнгать, мәдәният һәм инновацияләр факультетының сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы доценты, татар яулыклары брендына нигез салучы Елена Габдрахманова кунакларга татар милли яулыгы тарихы һәм сәнгате турында сөйләгән.
«Теге яки бу сәбәп аркасында Татарстанга кайта алмаган татарлар өчен бу вакыйга икеләтә бәйрәм рухы булды. Алга таба татар яулыклары Төркиядә дә сатыла башлар дип ышанам. Төрки мәдәниятнең татарныкына охшаш булуы төрек һәм татар кешеләре өчен бик якын. Татар шәмаилләре, яулыкларына кызыксыну уяныр дип уйлыйм», — диде Оксана Назарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз