Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анталия татарлары үзләре оештырачак һәм катнашачак чаралар турында сөйләде
Алар иртәгә Муса Җәлил һәм Садри Максудины искә алу чараларында катнашырга җыеналар.
(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Татар-информ" агентлыгына матбугат конференциясенә килгән Төркия татарлары үзләре оештырачак һәм катнашачак чаралар турында сөйләде. Төркиядән килгән бертөркем татарлар Казанда сәяхәт кыла.
"Иртәгә без, Анталия татарлары, Муса Җәлил һәйкәле янына барып, аны искә алырга җыенабыз. Параллель рәвештә бу чара Анталиядә дә узачак. Безнең татарлар җыелып, Муса Җәлилне искә алып, аның татар телендә шигырьләрен укыячак", - диде Анталиянең Коньяалты районы хакимияте каршындагы шәһәр думасы чит ил гражданнары эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова.
Шулай ук, иртәгә танылган җәмәгать эшлеклесе, татар галиме Садри Максудины искә алу чарасы узачак. “Истанбул” паркында бу чараны Татарстан язучылар берлеге үткәрүен әйттеләр.
Оксана Назарова сүзләренчә, 30 августта Татарстан Республикасы көнендә җыелырга ниятлиләр. Бәйрәм көнне татарча шигырьләр укып, татар телендә җырлар башкарачакларын әйтте.
Оксана Назарова татар-төркия хоры ачылышы ниятләнүен белдерде. "Июнь-июльдә беренче сайлап алулар узды. Консерваторияне тәмамлаган татар белгече бушлай хор дәресләре үткәрергә риза", - диде.
"Киләсе елга Анталиядә татар мәдәнияте көннәре үткәрергә җыенабыз. Моны Сабан туе белән туры китерергә җыенабыз", - дип әйтте Оксана Назарова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз