news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталия татарлары татар һәм башкорт мәдәниятенә багышланган музей ачарга ниятли

Шул максаттан алар татар һәм башкорт мәдәниятен чагылдырган тарихи предметлар туплый.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Анталия татарлары татар һәм башкорт мәдәниятенә багышланган музей ачарга ниятли. Бу хакта Төркия каласында яшәүче татарларның социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
"Без Татарстан һәм Башкортстан мәдәниятенә караган предметларны туплап, Анталиядә музей ачарга, шул рәвешле, мәдәниятебез белән Төркиядә башкаларны таныштырырга телибез. Әгәр дә сездә үзегезгә кирәкмәгән шундый әйберләр бар икән, без аларны кабул итәргә әзер", - диелә хәбәрдә. 
 
Татарстаннан яисә Башкортстаннан Анталия татарлары оештырачак музейга әйберләр җибәрергә теләүчеләргә волонтерлар ярдәмгә киләчәк, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100