news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Анталия татарлары» Төркиянең Коркутели шәһәрендә татар мәдәнияте турында сөйләгән

Милләттәшләребез Коркутели шәһәрендә кунак булып, Татарстаннан истәлекле сувенирлар бүләк иткән.

«Анталия татарлары» Төркиянең Коркутели шәһәрендә татар мәдәнияте турында сөйләгән
Оксана Назарова

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Анталия татарлары» иҗтимагый оешмасы Коркутели дип аталган Төркиянең борынгы шәһәренә сәяхәт кылган. Андагы җирле халыкны алар татар мәдәнияте белән дә таныштырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә оешма вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

«Сәфәр барышында „Анталия татарлары“ иҗтимагый оешмасы Коркутели шәһәре администрациясе урынбасары Хәсән Байырга Татарстан Республикасын символлаштыручы истәлекле сувенирлар, шулай ук Казанның истәлекле урыннары төшерелгән буклетлар таратты», — диде ул.

Оксана Назарова сөйләвенчә, Коркутели — күпгасырлык тарихы булган шәһәр, анда борынгы мәчет, төрек мунчасы, таш йортлары, бистә һәм башка бик күп архитектура һәйкәлләре сакланган. «Шәһәр үзенең тарихи кыйммәте белән генә түгел, ә җиләк-җимеш бакчалары белән дә танылган. Сәяхәткә мөмкинлекләре чикле булган шәһәр халкы да кушылды», — диде ул.

«Экскурсия Коркутели шәһәре администрациясе тәкъдим иткән проект җитәкчесе Гөлсем Кабадайы тарафыннан оештырылган иде, ул күп еллар дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтә. Барлык чыгымнарны да алар каплады. Сәфәр кунаклары Коркутели шәһәре мэры Өмәр Ислек һәм аның урынбасары Хәсән Байырга рәхмәтен белдерде», — диде Оксана Назарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100