news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталия татарлары Төркиядә яшәгән тыл ветераннарын Җиңү көне белән котлады

Төркиядә коронавирус пандемиясе булу рәвешле, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Үлемсез полк» акциясе онлайн форматта уза.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анталия татарлары Төркиядә торучы Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны Җиңү көне белән тәбрикләде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталия татарлары» иҗтимагый оешмасы вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

«Төркиянең Мерсин шәһәрендә тыл ветераны Замирә Агабекова яши, быел аңа 96 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 16 яшь кенә тула. Ул сугышның беренче көннәреннән үк ул эшли башлый. Җәмәгатьчелек әгъзалары Замирә Азатовнаны Җиңү көне белән котлап, ныклы сәламәтлек теләде», — диде ул.

Оксана Назарова сүзләренчә, Төркиядә шәһәр урамнары буйлап йөрүче булмаса да, барлык ватандашларның тарихын яктырту, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарның фотосурәтләрен урнаштыру мөмкинлеге бар.

«Төркиядә татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге әгъзалары „Facebook“ социаль челтәрендә һәм ватсап-төркемдә сугышта катнашкан туганнарының фотосурәтләрен урнаштыра. Теләгән һәркем үз туганнары һәм якыннарының батырлыгы турында сөйли», — ди ул.

Оксана Назарова миллионлаган фронтчы бәхет өчен көрәшкән дип саный. «Сугышта һәлак булганнарга мәңгелек хәтер һәм исән калганнарга баш иябез. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң 75 ел узса да, без каһарманнарыбызның исемнәрен истә тотачакбыз. Сугыш — кайгы, күз яшьләре. Ул һәр йортка ишек шакыды. Меңләгән кеше коточкыч газаплар кичергән, әмма алар бирешмәгән һәм җиңеп чыкканнар», — дип сөйләде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100