news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталия татарлары "Рубин" командасы уенын Белек шәһәренә барып караган

"Рубин" футбол командасы Төркиядә иптәшләрчә ике уен уздыра.

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). Анталия татарлары "Рубин" футбол командасы өчен җан атарга Белекка барган. Бу хакта Төркия каласында яшәүче милләттәшләрнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
13 гыйнвар көнне Татарстанның "Рубин" футбол командасы Венгриянең "Диошдьер" командасы белән иптәшләрчә матч уздырган. Әлеге уенны Анталия татарлары да күзәткән. 
 
17 гыйнварда рубинлылар Румыния командасы белән очрашачак. Анталия татарлары ул уенны да тамаша кылырга ниятли.  

news_right_1
news_right_2
news_bot