news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Анталия татарлары” оешмасы беренче тапкыр “Татарча диктант”та катнашкан

Диктантны барлыгы 14 кеше Төркиянең Cemile-Yusuf Deliaoğlu мәчетендә язган.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Анталия шәһәренең Cemile-Yusuf Deliaoğlu мәчетендә 14 кеше “Татарча диктант” акциясендә катнашкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Анталия татарлары” оешмасы вәкиле Оксана Назарова хәбәр итте.

“Татарча диктант” акциясендә “Анталия татарлары” оешмасы беренче тапкыр гына катнаша. Гомумән, Төркиядә бары тик безнең оешма гына диктант язды”, - дип сөйләде Оксана Назарова.

“Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәрен бик яратып кабул иттем. Текстның диктант өлешендә алынма сүзләр дә бик аз очрады. “Сәлам”, “ярдәм”, “стена”, “модель” кебек сүзләр булды”, - диде диктантны яздырган укытучы Халидә Әхмәтова.

Халидә Әхмәтова диктантны язучылар мәктәп елларын искә төшерүләрен билгеләп үтте. “Катнашучылар бик теләп язды, киләсе елда да диктантны язарга сүз бирделәр. Алар татар теленең гаҗәеп матур, көйле тел икәнен искәртте”, - ди ул.

Оксана Назарова сүзләренчә, диктантны язган кешеләрнең туган телгә мәхәббәте арткан. “Татарча диктант” акциясе татар теленә мәхәббәтне арттырды гына. Диктантны язучылар туган телне балаларыбызга да өйрәтәбез дип фикерләште”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot