news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталия татарлары өчен ифтар мәҗлесе үткәрелгән

Анталия татарлары өчен ифтар мәҗлесе үткәрелгән
Фото: © Гөлназ Җиһангирова архивыннан

Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татарлар 14нче март көнне ифтар мәҗлесенә җыелган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анталиядәге «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе, музыка белгече, композитор, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.

«Анталияле татарлар өчен Төрки халыклар үзәгендә ифтар мәҗлесе уздырдык. Авыз ачу кичәсе өчен махсус татар милли ризыклары әзерләнде. Шулай ук бу кичәдә милли моңнар да яңгырады. Бу мондагы милләттәшләребез өчен үзенә күрә җылы бер очрашу булды. Рәхәтләнеп аралаштылар, дога кылдылар, бер-берсенә уразалары кабул булуын теләделәр. Балалар өчен махсус программа әзерләнгән иде», – диде Гөлназ Җиһангирова.

Фото Гөлназ Җиһангирова архивыннан

news_right_1
news_right_2
news_bot