Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Анталия татарлары милли үзенчәлекләрне зур бәйрәм чарасында тәкъдим итәчәк
5 мартта Анталиядә төрки халыклар, шул исәптән, татарлар катнашында зур тантаналы чара узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Анталиядә яшәүче музыка белгече, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова (тәхәллүсе ГөлҖиһан) хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 1207 елның 5 мартында Анталия шәһәрен (ул заманда Атталия) сельчуклылар яулап алган. Шул көннән башлап һәр елны бу вакыйга Төркия дәүләте тарафыннан тантаналы рәвештә билгеләнеп килә, Анталиядә яшәүче җирле халык зурлап бәйрәм итә.
Быел исә Анталия мэры һәм район җитәкчеләре, танылган тарихчылар, сәнгать әһелләре, Анталиядә яшәүче төрки халыклар җәмәгатьчелекләре, җирле халык һәм шәһәр кунаклары катнашында археологик музей яныннан җөмһүрият мәйданына хәтле зур парад булуы көтелә. «Җөмһүрият мәйданында зур сәхнә, сәхнә тирәли чатырлар корылачак», – ди Гөлназ Җиһангирова.
Аның сүзләренчә, быел җирле хакимият Анталиядә яшәүче татарларга да бәйрәмдә катнашырга тәкъдим иткән. "Без бик шатланып ризалаштык һәм ныклап әзерләнә башладык. Чатырлар эчендә казах, кыргыз, уйгур, азәрбәйҗан халкы һәм без, татарлар, үзебезнең милли үзенчәлегебезне күрсәтү ниятеннән дәүләт вәкилләре һәм килгән барлык кунаклар өчен милли кием, савыт-саба, сувенир, китап, тәм-томнардан торган күргәзмә оештырып, Татарстаныбыз һәм халкыбыз турында сөйләячәкбез», – ди Гөлназ ханым.
Анталиянең тарихи һәм төп милли мәйданы саналган концерт сәхнәсендә дә чыгыш ясарга ниятлиләр. "Җырчы-биючеләребез, музыкантларыбыз, яңа гына оешкан вокаль ансамблебез, олысы-кечесе бергәләшеп, татар халык җырларын һәм “Туган тел”ебезне яңгыратачакбыз. Насыйп булсын!” - дип сөйләде милләттәшебез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз