news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Анталия татарлары” һәм Казанның 165нче мәктәбе татар телен саклау буенча килешү төзегән

Килешүне “Анталия татарлары” оешмасы әгъзасы Фәнис Зыялы һәм Казанның 165нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов имзалаган.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Анталия татарлары” оешмасының “Туган тел” мәктәбе һәм Казанның 165нче мәктәбе арасында татар телен саклау һәм үстерү буенча килешү төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов хәбәр итте.

“Мин Анталия татарлары уздырган “Туган тел” дәресенә бардым, ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм татар теленә багышланды. Шушы чара кысаларында, “Анталия татарлары” һәм 165нче мәктәп арасында килешү имзаланды”, - диде мәктәп директоры.

“Киләчәктә бездән кирәк булган кадәр методик ярдәм күрсәтеләчәк, уку әсбаплары белән тәэмин итешәчәкбез. Болар барысы да татар телен үстерү максаты белән башкарыла”, - дип сөйләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100