news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталия татарлары Литва татары белән татар телен укыту мәсьәләсе буенча фикер алышкан

Шулай ук уртак проектларны тормышка ашыру ниятләре дә бар.

Анталия татарлары Литва татары белән татар телен укыту мәсьәләсе буенча фикер алышкан
архив/Салават Камалетдинов
(Казан, 15 гыйнвар, "Татар-информ"). "Анталия татарлары" иҗтимагый оешмасы активистлары Литва татарлары лидеры белән очрашкан. Бу хакта Анталия татарларының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
"Очрашу барышында уртак чаралар уздыру мәсьәләсе хакында фикер алыштык. Шулай ук Татарстаннан читтә татар телен укыту мәсьәләсен дә күтәрдек", - диелә хәбәрдә. 
 
Узган елның сентябрь аенда Анталия татарлары берләшмәсендә Төмән өлкәсе һәм Казахстанның Петропавловск шәһәре татарлары да кунак булган иде.  

news_right_1
news_right_2
news_bot