news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анталия татарлары Корбан гаетенә җыела

23 августтагы бәйрәмдә имам вәгазе, балалар чыгышлары булачак.

Анталия татарлары Корбан гаетенә җыела
архив/Рамиль Гали
(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Анталия татарлары Корбан гаете уңаеннан 23 августта очрашачак. Бу хакта Анталия татарлары диаспорасының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Бәйрәм чарасы Лиман базары территориясендә сәгать 18.00 дә башлана. Анда имам вәгазь сөйләячәк, балалар һәм хор чыгыш ясаячак. Пылау, татлы ризыклардан табын әзерләү планлаштырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot