news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Анталия татарлары Казанда Муса Җәлилне искә алу чараларында катнашачак
Быел шагыйрьнең һәлак булуына 74 ел тула.
Скопировать ссылку
Михаил Захаров
(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Анталия татарлары Муса Җәлилнең (1906-1944) Казандагы һәйкәленә чәчәкләр салачак. Милләттәшләребез 25 август көнне узачак шагыйрьне искә алу чарасында катнашырга ниятли. Бу хакта Анталия татарлары диаспорасы хәбәр итә.
Ел саен, 25 август көнне Муса Җәлилнең Казан Кирмәне янындагы һәйкәле янында, шагыйрьне искә алу чаралары үткәрелә. Быел шагыйрьнең һәлак булуына 74 ел тула. Билгеле булганча, 1944 елның 25 августында көн уртасында Плетцензее төрмәсендә, Империя судының карары белән, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җәзалап үтерәләр. Шушы фаҗигале көндә халыкның инде ничәнче ел рәттән мәйданга җыелуы Җәлил һәм җәлилчеләрне генә түгел, ә Бөек Ватан сугышында барлык шәһит киткәннәрне хәтердә яңарту булып тора.
Шагыйрь исемен мәңгеләштерү йөзеннән, 1968 елда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе булдырылды. Ул ике елга бер тапкыр яшь авторларның – композиторларның, рәссамнарның, галимнәрнең иң яхшы дип табылган әсәрләре өчен бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot