news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталия татарлары Халыкара Дуслык фестивалендә "Туган тел"не башкарган

Милләттәшләр Төркия халкын татар ризыклары, кием-салымнары белән дә таныштырган.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). Анталия татарлары, Халыкара Дуслык фестивалендә катнашып, Төркия халкын татар мәдәнияте белән таныштырган. Бу хакта диаспораның социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Кунакларга татар милли ризыклары, милли кием-салым үрнәкләре тәкъдим ителгән. Шулай ук, күптән түгел генә оешкан хор кунаклар алдында "Туган тел" җырын башкарган. 
  • Анталиядә яшәүче милләттәшләр, әле быел гына берләшеп, төрле чаралар үткәрә башлады. Шул исәптән, Сабан туе, Корбан гаете кебек зур чаралар да уздырдылар. Төркия каласыннан бер төркем милләттәшебез Казанда кунак булып, төрле татар оешмалары белән элемтәләрен ныгытты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100