news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталия татарлары быелгы Сабантуйга барлык дөнья халкын да катнашырга чакыра

Урта диңгез ярында узачак татарның милли бәйрәме икенче тапкыр үткәреләчәк.

Анталия татарлары быелгы Сабантуйга барлык дөнья халкын да катнашырга чакыра
архив/Михаил Захаров

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Анталия татарлары” оешмасы 21 июньдә икенче тапкыр Сабантуй үткәрәчәк. Милләттәшләребез милли чарага Төркия һәм дөньядагы барлык халыкны да катнашырга чакыра. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Анталия татарлары” оешмасы вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

“Сабантуйны Урта диңгез ярында урнашкан “Сарысу” мәйданчыгында үткәрергә планлаштырабыз. Узган ел Сабантуйда 300 кеше катнашты, быел бу сан тагын да артыр дип өметләнәбез, шулай ук ит илдән дә кунаклар килер”, - диде ул.

“Чарага ике атна вакыт кала Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессына, Мәдәният министрлыгына һ.б. чакырулар юлларбыз дип уйлыйм. Гомумән алганда, Анталиядә узачак Сабантуйга барлык халыкны да чакырабыз”, - диде Оксана Назарова.

Сабантуй мәйданында йөрү, уеннарда катнашу бушка булачак. Чара “Анталия татарлары” оешмасы чыгымнарына оештырыла.“Анталия татарлары” оешмасы кунакларга күптөрле татар милли уеннарын, милли ризыкларын әзерләячәк. Шулай ук, бию номерлары кергән кызыклы концерт номерлары да көтелә”, - дип сөйләде ул.

Оксана Назарова сүзләренчә, кунакларны милли ризыклардан өчпочмак, чәкчәк, бавырсак белән сыйлаячаклар. “Узган елда кызлар татар милли ризыкларын гына пешерде. Килүчеләр бик тә ошаткан иде. Быел да милли ризыклар булачак”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100