news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Анталия татарлары балалары өчен мәктәп ачарга тели
Бу теләкләрен алар Татарстанның Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә җиткергән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Анталия татарлары үз мәктәпләрен булдырырга тели. Әлеге карарга алар кичә, 8 октябрь көнне, Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев белән очрашканнан соң килгән. Бу хакта Анталия татарлары диаспорасының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
Төркиянең курорт шәһәрендә яшәүче милләттәшләр Альберт Ялышевка рәсми рәвештә татар мәдәни үзәген булдырырга теләүләрен дә җиткергән.
Очрашу вакытында билгеләп үтелгәнчә, Төркиянең көньяк яр ягында 2 меңләп татар яши. Алар үз мәдәниятләрен үстерәсе, балаларын ана теленә өйрәтәселәре килә. Вәкиллек әгъзасы милләттәшләребезгә ярдәм итәргә вәгъдә биргән, чөнки Татарстан хакимияте республикадан читтә яшәүче татарлар тормышын күзәтеп, ярдәм кулы сузып тора, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot