Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анталия шәһәрендә Сабан туенда Татарстанның атказанган артистлары катнашкан
Кичә, 24 май көнне, Төркиянең Анталия шәһәрендә татар халкының иң көтеп алынган милли бәйрәмнәренең берсе — Сабан туе узган.
«Бу бәйрәмгә Төркиянең төрле шәһәрләреннән — Эскишәһәр, Измир, Конья, Истанбул, Алания һәм башка төбәкләрдән татар диаспоралары махсус җыела», – дип хәбәр итте «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Анталиядәге «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе, музыка белгече, композитор һәм шагыйрә Гөлназ Җиһангирова.
Ул кунаклар өчен милли уеннар, ярышлар, тәмле сый-нигъмәтләр, концерт программасы әзерләнгәнен әйтте. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус җибәрелгән артистлар, шулай ук үз теләкләре белән килгән сәнгать әһелләре чыгыш ясаган. Гөлназ Җиһангирова катнашучылардан Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Хәйри, Салават Табаев, Булат Нигъмәтуллин, Илнур Гомәров, виртуоз баянчы Илнур Ганиев, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән танылган җырчы Сәрия Нәбиуллинаны атап узды.
«Без, Төркиядә рәсми рәвештә теркәлгән «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җәмәгать оешмасы буларак, әлеге чараны ел саен үткәрәбез. Җәмгыятебез әгъзаларының киң күңеллелеге, фидакарьлеге һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Сабан туе Анталия татарлары өчен генә түгел, җирле халык өчен дә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әверелде. Һичшиксез, Сабан туе — нинди генә вазифаны биләсә дә, төрле милләт вәкилләрен, яшьләрен бер мәдәни мәйданга берләштерә торган уникаль бәйрәм», – дип билгеләп узды Гөлназ Җиһангирова.
Ул Сабан туен үткәрүдә Татарстан дәүләте һәм Анталия муниципалитеты зур ярдәм күрсәтүен, нәтиҗәдә Татарстанның бай мәдәниятен югары дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеге булуын ассызыклады. «Ел саен меңгә якын тамашачыны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыра алуыбыз — безнең өчен гаҗәеп зур шатлык», – дип уртаклашты Гөлназ Җиһангирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз