news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталия Сабан туе 13 июльгә билгеләнгән

Төркиянең әлеге каласында милли бәйрәм беренче тапкыр уздырыла.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). 13 июль көнне Анталия татарлары һәм башкортлары беренче тапкыр Сабан туе үткәрәчәк. Бу хакта бәйрәмне оештыручылар, ягъни Анталиянең татар диаспорасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм "ET&MANGAL" ресторанының яшел зонасында узачак. 
 
"Сабан туенда катнашучыларны "Бохара" рестораны шеф пешекчесе пылау һәм чәк-чәк белән сыйлаячак. Килергә теләүчеләр алдан хәбәр бирсен иде, чөнки урыннар чикле", - диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100