news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ансат» вертолеты конструкторлык бюросының яңа җитәкчесе итеп Алексей Гарипов билгеләнде

Конструкторлык бюросы вертолетны яңарту белән шөгыльләнергә тиеш.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский Казан вертолет заводы коллективына җитәкче итеп Алексей Гариповны тәкъдим итте. Ул 2019 елның 1 маеннан предприятиенең тәҗрибә-конструкторык бюросы башлыгы – идарәче директор урынбасары вазифасын башкарачак.

«Ансат» - холдингның төп проектларыннан берсе. Әлеге вертолетның киң мөмкинлекләре һәм көндәшлеккә сәләтле булуы дөнья базарында да расланды», - диде холдинг җитәкчесе.

Андрей Богинский искәрткәнчә, конструкторлык бюросы «Ансат» вертолеты чит илләрдә тиз арада сертификация узсын өчен боралакны яңарту белән шөгыльләнергә һәм үз эшен дөньякүләм стандартлар нигезендә алып барырга тиеш булачак.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Ансат» вертолетына сертификатны беренчеләрдән булып Кытай бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100