news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ансат” вертолеты экипажы “Миль ис. КБ” Кубогына узышлар Гран-приена ия булды

Ярышлар экипаж һәм “Ансат” вертолеты өчен дә беренче сынау иде

  (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). “Россия вертолетлары” ААҖ җитештергән  җиңел күп максатлы “Ансат” вертолеты экипажы Миль ис. КБ  (Мильисемендәге Конструкторлык бюросы) Кубогына узышлар Гран-приена ия булды. Европада мондый вертолет ярышлары 11нче тапкыр үткәрелә, анда Казан вертолет заводының 1 нче класслы өлкән очучы Сергей Голотенко белән 3 нче класслы очучы Михаил Михайлов кебек тәҗрибәле пилотлары катнашты.

Казан вертолет заводында эшләнгән “Ансат” ярышларда беренче тапкыр катнашты. Татарстан пилотларының көндәшләре Россиядә һәм чит илдә җитештерелгән вертолетларда чыгыш ясаучы 8 экипаж булды.

Вертолет узышлары 2 сентябрьдә старт алды һәм Мәскәү - Воронеж – Ростов-на-Дону – Геленджик маршруты буенча узды. Экипажлар 3 сентябрьдә финишка килеп җитте, ә 2 көннән җиңүчеләр бүләкләнде.

Бу хакта тулырак язма белән танышу мөмкинлеге бар: http://www.tatar-inform.ru/news/2014/09/17/422982/ 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100