news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле гастрольләргә китте

Башкортстанның Фәйзи Гаскәров исемендәге халык бию ансамбле гастрольләргә китте
Фото: Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт бию ансамбле матбугат хезмәте

Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык бию ансамбле 5-13 апрельдә Курган, Төмән, Ханты-Мансийск, Нижневартовск, Лянтор, Лангепас, Когалым шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Курган өлкә филармониясе, Тимерьюлчылар мәдәният йорты (Төмән шәһәре), «Октябрь» Мәдәни-ял үзәге (Ханты-Мансийск шәһәре), Сәнгать сарае (Нижневартовск шәһәре), Лянтор шәһәре «Нефтяник» мәдәният йорты, «Нефтяник» мәдәният үзәге (Лангепас шәһәре) һәм «Сибирь» мәдәният йорты (Когалым шәһәре) сәхнәләрендә коллектив «Дөнья халыклары биюләре» концерт программасын тәкъдим итәчәк.

«Без – Россия» программасы безнең ансамбль гастрольләре географиясен киңәйтте. 2025 елда концертлар Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә, шулай ук Татарстанның Чистай, Чаллы калалары һәм Актанышта узды. Безнең коллектив 85 елдан артык халык традицияләрен саклый, бию теле белән башкорт халкының рухы турында сөйли. Мондый гастрольләр - бөтен Россия тамашачыларын башкорт халкы мәдәнияте белән таныштыру һәм дөнья халыклары биюләренең киң палитрасын тәкъдим итү өчен менә дигән мөмкинлек», - дип билгеләп үтте ансамбльнең директоры-сәнгать җитәкчесе Нәзир Байегетов.

Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбльнең «Дөнья халыклары биюе» концерт программасына ЮНЕСКО бүләкләре — «Биш континент» алтын медале һәм «Тынычлык илчесе» дипломы белән билгеләп үтелде. Анда башкорт хореографиясенең алтын фондында урын алган иң яхшы композицияләр — Фәйзи Гаскәров куйган биюләр, шулай ук дөнья халыклары биюләре һәм башка шедеврлар кергән.

Гастрольләр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без - Россия» федераль программасы кысаларында уза. Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot