Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Кадим Әлмәт» ансамбле Истанбулда яңа программа белән чыгыш ясады
«Татнефть»нең «Кадим Әлмәт» этномузыкаль коллективы Истанбулда чыгыш ясады.
Концерт Россия Генераль консуллыгының тантаналар залында узды, анда яңа программага кергән әсәрләр яңгырады. Кунаклар арасында дипломатлар, бизнес һәм татар диаспорасы вәкилләре бар иде. Концерттан соң алар ансамбльдә катнашучылар белән аралашты.
Россиянең Истанбулдагы Генераль консулы Александр Калачев коллективның иҗаты тыңлаучыларда көчле тәэсир калдыруын билгеләп үтте. Компания оештырган ансамбль Идел буе халыкларының музыкаль-шигъри мирасын популярлаштыру белән шөгыльләнә.
Фото: «Татнефть» матбугат хезмәте
Моннан тыш, «Кадим Әлмәт» ансамбле Истанбулдагы Palet башлангыч музыка мәктәбендә чыгыш ясады, шулай ук төрки дөнья илләре коллективларының Нәүрүз бәйрәменә багышланган концертының хедлайнеры булды.
Коллектив 2021 елда «Татнефть» компаниясе тарафыннан борынгы төрки музыканы торгызу максатыннан оештырылган. Ансамбльнең репертуарын төрки халыклар өчен хас булган музыкаль форма, ритмнар һәм шигъри стильне саклап, аутентик уен коралларына кушылып башкарыла торган этник әсәрләр тәшкил итә.
Фото: «Татнефть» матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз