news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аноним хәйрияче Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә 30 миллион сум акча биргән

Аноним хәйрияче Чаллының «Җәмигъ» мәчетенә 30 миллион сум акча биргән
Уел Хөсәенов "Татар-информ" биргән фото

Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтә торган фонд агымдагы елның өченче кварталы өчен финанс хисабын урнаштырды. Өч ай эчендә 45 миллион сум акча җыелган, шул ук вакытта аның 30 миллион сумын исемен күрсәтергә теләмәгән хәйрияче биргән. «Челнинские известия» шул турыда яза.

Моннан тыш, «МЕД+» күп профильле медицина үзәге компаниясе 5 миллион сум акча күчергән, 2 миллион сум «КАМА» көнчыгыш-сәнәгать компаниясеннән килгән. Шәхси кертемнәр арасында иң күп акчаны Алик Алероев (2 миллион сум), Азат Габдуллин (1 миллион сум) күчергән.

Җыелган 34,3 миллион сум акча подрядчы, проектчы оешмалар хезмәтләре өчен түләүгә, төзелеш материаллары сатып алуга тотылган.

Аноним хәйрияче турында «Татар-информ»га Чаллыда Җәмигъ мәчете төзелеше фондының Попечительләр советы рәисе Уел Хөсәенов сөйләде. Акчалар диаметры 19 метрлы бер зур гөмбәз һәм уртача зурлыктагы (диаметры 9 метр) ике гөмбәз төзүгә тотылачак. Манараларны да тәмамларга кирәк, моның өчен 600 куб бетон китәчәк. Бу эшләргә 55 миллион сум акча кирәк. Манаралар һәм гөмбәзләр бик биек, шуңа күрә мәчет янында кран эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100