news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аноним мессенджерларны тыя торган закон үз көченә керде

Мессенджер хуҗалары телефон номеры турындагы мәгълүматларны Россия территориясендә генә сакларга тиеш.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 2018 елның 1 гыйнварыннан аноним мессенджерларны тыя торган закон үз көченә керде, дип яза «Российская газета».

Мессенджерларга рәсми юридик статус бирелде. Аларның хуҗаларын кулланучыларны телефон номеры буенча идентификацияләргә һәм әлеге шартны үтәмәгән очракта алар белән хәбәрләр алмашудан баш тартырга мәҗбүр иттеләр.

Телефон номеры буенча кулланучыларны мәҗбүри идентификацияләүдән баш тарткан мессенджерга, аноним кулланучы белән хәбәрләр алмашудан баш тартмаган очракта, штраф салыначак.

Мессенджер хуҗалары телефон номеры турындагы мәгълүматларны Россия территориясендә генә сакларга тиеш.

Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, гражданнарны — 3-5 мең, вазифаи затларны – 30-50 мең, юридик затларны 800 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф көтә.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100