news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аномаль җылы һава торышы аркасында «Черек күл» паркында шугалак вакытлыча ябыла

17 гыйнварда шугалак элеккеге режимда эшли.

Аномаль җылы һава торышы аркасында «Черек күл» паркында шугалак вакытлыча ябыла
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда Казанның «Черек күл» паркында шугалак вакытлыча ябылачак. Бу аномаль җылы һава торышы белән бәйле — пәнҗешәмбе көнне һаваны температурасы нульдән югары булачак. Бу хакта Парк һәм скверлар дирекциясенең Инстаграм битендә хәбәр ителә.

Шул ук көнне паркта тимераякларны прокатка алу пунктында инвентаризация узачак.

«Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Шугалак һәм прокат 17 гыйнвардан гадәти режимда эшләячәк», диелә хәбәрдә.

Хезмәткәрләр сүзләренчә, шугалак эш көннәрендә 13.00-21.00 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 10.00-22.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Тимераякны 21.00 сәгатькә кадәр тапшырырга кирәк, техник тәнәфес — 15.00-15.45 сәгатькә кадәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot