news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аномаль эсселекнең авыл хуҗалыгына йогынтысы турында сөйләделәр

Көз көне туфракны тирән йомшарткан урыннарда дым күбрәк сакланган.

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә аномаль эсселек һәм җилле һава торышы туфракны нык киптерде. Хәзер бер метр катламда дым — 120-160 мм, ә сөрүлек җирләрдә 19-27 мм. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. 

«Көз көне туфракны тирән йомшарту буенча тәкъдимнәребез үтәлгән урыннарда дым күпкә күбрәк. Чәчүдә технологик операцияләрне берләштерүнең дым саклауга нәтиҗәле йогынты ясавы тагын бер кат исбатланды», - диде Җәббаров.

Ул шулай ук республикада чәчү эшләренең торышы турында мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта чәчү төгәлләнде диярлек, кукуруз, рапс һәм бәрәңге буенча эшне тәмамлыйсы калды, диде министр.

Аерым культураларның торышына килгәндә, җитештерү технологиясе сакланган көзге культураларда проблемалар юк диярлек. Су куллануны киметү һәм көзге культураларның потенциалын саклау өчен тамырдан һәм яфраклардан тукландыру мөһим. Күп кенә хуҗалыклар бу юнәлештә фәнни тәкъдимнәрне исәпкә алып эшли, дип искәртте спикер.

Сабан культуралары турында сөйләгәндә, эссе һава торышы корткычларны һәм чүп үләннәре көчле үсүгә китерде.  Шулай ук Татарстан районнарында 1446 берәмлек сиптергеч кабул ителде. Шуларның 88 проценты кабул итү узган, шушы көннәрдә кабат кабул итү эшләре тәмамлана.

Корткычлардан саклау чараларын үткәргәндә умартачыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алырга һәм умарталарның һәлак булуына юл куймаска кирәк, дип искәртте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100