Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аномаль эсселек сәбәпле, Башкортстанда урманнарга керүне тыйдылар
Башкортстанда аномаль эсселек сәбәпле, 23 августтан 5 сентябрьгә кадәр автомобильләрдә урманнарга керүгә чикләү билгеләнә. Узган атнада республикада 4 урман янгыны теркәлгән, алар барысы да сүндерелгән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Аномаль эссе һава торышы сәбәпле, гадәттән тыш янгын куркынычы белән бәйле рәвештә, республиканың бөтен территориясендә Башкортстан Урмна хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларында керүгә чикләү кертеләчәк», - диде Хөүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзер урман янгыннарының учаклары юк. 2022 елның янгын куркынычы булган чорында барлыгы 298,460 гектар мәйданда урман янгыннарының 50 учагы барлыкка килгән.
«Республика урманнарында янгынга каршы махсус режим дәвам итә, ә урман фондында 3, 4 һәм 5 класслы янгын куркынычы фаразлана», - дип аңлаттылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында..
13 муниципалитетта 4нче класслы янгын куркынычы кертелгән. Алар - Әбҗәлилов, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Дуван, Иглин, Илеш, Өчиле, Чакмагыш, Чишмә һәм Яңавыл районнарында һәм Уфада кертелде.
18 муниципаль берәмлектә 5нче класслы янгын куркыныч кертелгән. Алар - Әлшәй, Архангельск, Аскын, Бакалы, Аккатай, Бүздәк, Дүртөйле, Зилаир, Караидел, Күгәрчен, Кушнаренко, Көергәзе, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак Туймазы, Федоровка һәм Хәйбулла районнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз