news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җәннәт Минһаҗева: «Fashion Iftar»ны башка шәһәрләрдә үткәрү мөмкинлекләрен уйлыйбыз

Җәннәт Минһаҗева: «Fashion Iftar»ны башка шәһәрләрдә үткәрү мөмкинлекләрен уйлыйбыз
Рамил Гали

«Modest Covered» проекты авторы, әхлаклы мода өлкәсендә эксперт Җәннәт Минһаҗева сүзләренчә, «Fashion Iftar»ны башка шәһәрләрдә үткәрү мөмкинлекләре уйланыла.

«Fashion Iftar»ны үткәрү теләге белән Төркия, Казахстаннан гаризалар килде. Россиянең төрле төбәкләре үткәрергә тели. Самара, Ижау, Мәскәүдә ихтыяҗ бар. Хәзерге вакытта Самарадагы «Maturlook» бренды белән сөйләшүләр алып барабыз. Минем шәхси катнашудан башка ифтарны үткәрә алу схемаларын уйлыйбыз», – дип сөйләде ул «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.  

Быел Казанда «Fashion Iftar» «Ak Bars Retro Cars» мәйданында уза. Анда мең кеше катнашачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot