news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Аннан-моннан информ": Күз табибларының керемнәре күзгә күренеп үсә – "Чаян" журналы

Юмор һәм сатира журналының яңа санында АКШ президентлары, наркоманнар һәм мошенниклар турында шаярта.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). «Чаян» журналының яңа саны дөнья күрде. 

Юмор һәм сатира журналы «Аннан-моннан информ»агентлыгының» яңалыкларын тәкъдим итә. АКШ Президенты Обама яңа президент Трампка Россиядәге бөтен йорт подъездлары домофоннарының кодларын тапшырачак; Әтәч елы алдыннан «законлы караклар» очрашуы көтелә; ничек күз табибларының керемнәре күзгә күренеп үсә дип хәбәр итә «агентлык».

Сергей Андрианов карикатурасы

Журналның эксперты Шомбай ага дәүләт әһелләренең Яңа елны кайда каршылаячаклары турында фаразлый. 

Илдус Азимов карикатурасы

Журнал укучыларга ике фельетон тәкъдим итә. «Интернет аша — зәһәр» фельетонында наркотикны замана ысуллары белән сату турында  «Кичектерелгән картлык» фельетоны — мошенникларның картларны ничек алдаулары турында сүз бара.

«Чаян»ның традицион рубрикалары кызыклы мәкаләләр тәкъдим итә. «Абау!» тимер юлны урлаучылар, торак-коммуналь хуҗалык турында юкка чыккан гариза һәм әдәпле коррупционерлар турында мәкаләләр урнашкан. «Чаян спортлубы»: футбол, ватерпол, мылтыктан ату һәм башка көлкеле спорт төрләре турында. «ЧП»: укучылардан хатлар тәкъдим итә. «Казан тарихыннан»: Әби патшаны ничек каршылаганнары турында яза.

Михаил Ларычев карикатурасы

Журналда чираттагы «Күнекмә» конкурсы нәтиҗәләре.

Моннан тыш укучылар комикс, карикатуралар, юморескалар, шигырьләр, афоризнар, мәзәкләр, "чаянворд», «Уйна да, уйла да», шаян табышмаклар белән таныша ала.

Тышлыкта - Эрнест Дышаев карикатурасы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100