Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Анна Тибайджука: «Урбанизация – дөньядагы көчле һәм кире кайтарып булмый торган процесс»
Анна Тибайджука: «Урбанизация – дөньядагы көчле һәм кире кайтарып булмый торган процесс»
(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда Бөтендөнья Хабитат көне ачылды.
Хабитат көне шәһәрләрнең бүгенге хәленә һәм планетада зур темплар белән баручы урбанизация процессына бәя бирү максатыннан һәр ел саен уздырыла. (Хабитат – Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) торак пунктлар проблемасы буенча программасы. Ул БМОның торак пунктлар буенча үзәге нигезендә төзелгән структура). Быел утызынчы тапкыр уздырылучы Хабитат көне «Шәһәрләр – өмет чыганагы» дигән темага багышлана. Юбилей чаралары 2 октябрьдә Италиянең Неаполь шәһәрендә башланып киткән иде. Төп тантананы үткәрү урыны итеп, мәгълүм булганча, Казан шәһәре сайланды. Узган ел Татарстан башкаласы ТР Президентының тузган торакны бетерү программасын уңышлы башкарып чыгуы өчен Хабитатның Мактау дипломы белән бүләкләнгән иде.
Бүген тантана узган Казан Ратушасының утырышлар залына дөньяның 18 иленнән 143 вәкил җыелган иде. Алар – халыкара, хөкүмәт оешмалары җитәкчеләре, шәһәр башлыклары, экспертлар. Тантананы Казан мэры Илсур Метшин ачып җибәрде. Ул кунакларны Казан халкы һәм Казан Шәһәр Думасы исеменнән әлеге мөһим көн белән котлады. Аннан соң Форум кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. «Бүген Россиядә беренче тапкыр халыкара әһәмияттәге вакыйга – Хабитат көнен бәйрәм итәбез. Әлеге халыкара чараны үткәрү урыны итеп мең еллык тарихы һәм традицияләре булган Казан шәһәренең сайлануы безнең өчен зур дәрәҗә. Без бу фактны Татарстанның шәһәр төзелеше, торак-коммуналь комплексны реформалаштыру кебек актуаль проблемаларны чишүдәге казанышларын тану, торак пунктлар буенча БМО программасын гамәлгә ашыруда республика керткән өлешкә югары бәя бирү дип саныйбыз», – диде Татарстан парламенты җитәкчесе. Ул республикабызга булган игътибары, ярдәме өчен БМО Генераль секретаре урынбасары, Хабитатның башкаручы директоры Анна Тибайджукага аерым рәхмәт белдерде. «Татарстан икътисади үсеш темплары һәм сәнәгатьтә җитештерү күләме буенча Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Гражданнарның яшәү дәрәҗәсе стандартларын күтәрү мәсьәләсе ТР Президенты, депутатларның, дәүләт, муниципаль идарә органнарының игътибар үзәгендә тора. Бүген Татарстанда торак пунктларның көндәлек яшәеш проблемаларына булган җаваплы мөнәсәбәт дөнья җәмәгатьчелеге алдында торган глобаль проблемаларны чишүгә зур өлеш кертер», дигән ышаныч белдерде ул. Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларга ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын да ирештерде.
Хабитат көнен ачу тантанасында РФ Президентының Ерак Көнчыгыш Федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр Бөтендөнья оешмасы вице-президенты, әлеге оешманың Евразия төбәк бүлеге Президенты Камил Исхаков та катнашты. (Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлеге гражданнарның җирле үзидарәгә булган хокукларын нәтиҗәле гамәлгә ашыру максатыннан 2004 елда Казанда оешкан иде, штаб-фатиры да Татарстан башкаласында). Камил Исхаков әлеге чараны үткәрү буенча Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы Евразия бүлеге тәкъдименә теләктәшлек күрсәткән БМО Генераль секретаре урынбасары Анна Тибайджукага рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Форумда катнашучыларга БМО Генераль секретаре Кофи Аннанның Бөтендөнья Хабитат көне уңаеннан мөрәҗәгатен дә ирештерделәр. Генераль секретарь анда җир шарындагы урбанизация (шәһәрләшү) проблемасына туктала.
Шәһәрләр үсеше миграция белән тыгыз бәйләнгән. Урбанизация зур темплар белән үсә. Фаразларга караганда 2050 елга планета халкының 23 өлеше (6 млрд. кеше) шәһәрләрдә яшәячәк. Кешеләр фәкыйрьлектән, хокуксызлыктан качып , яки яңа тормыш кору омтылышы белән шәһәргә килә. Бүгенге көндә калада яшәүче һәр 3 кешенең берсе тузган торакларда гомер кичерә. Җир шарының көньягындагы Дакар, Джакарта, Рио де Жанейро кебек мегаполислар мигрантларны торак белән тәэмин итә алмый. Әлеге проблемалар агымдагы елның июнь аенда Ванкуверда (Канада) узган шәһәрләрнең Бөтендөнья форумы сессиясендә күтәрелгән иде. Анда БМО әгъзалары булган дәүләтләрнең төрле оешмалар белән дөньяда урбанизация һәм шәһәрләр үсешен тотрыкландыру юнәлешендәге тәкъдимнәре каралган. Кофи Аннан мөрәҗәгатендә 21 нче гасырда кешелек алдында торган шушы мәсьәләне контрольгә алырга чакыра.
БМО Генераль секретаре урынбасары, Хабитатның башкаручы директоры Анна Тибайджука да үз чыгышында әлеге проблемага тукталды. «Шәһәрләр үсеше авыл җирләреннән калага күчү нәтиҗәсе генә түгел, ул халыкара миграция күренеше белән дә тыгыз бәйләнгән. Шәһәрләргә ашкынучы халык агымын контрольдә тоту бик кыен. Мигрантларның социаль хәлен яхшырту өчен без үзебезнең социаль сәясәтебезне булдырырга тиешбез»,– дип белдерде ул.
Котлау чыгышларыннан соң, Анна Тибайджука һәм Камил Исхаков торак пунктлар үсешенә аеруча өлеш керткән Евразия шәһәрләренә, аерым шәхесләргә БМО бүләкләре – дипломнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ярославль, Красноярск, Хабаровск, Буденновск, Ставрополь, Екатеринбург мэрлары бар иде. Сугыштан соң Чечен республикасында торакны торгызган өчен республика хөкүмәте башлыгы Рамзан Кадыйров та Хабитат һәм Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр оешмасы дипломнарына лаек булды. Аның өчен бүләкне Грозный мэры Мовсар Тимербаев алды.
Тагын бер сәгатьтән Ратуша бинасында шәһәрләрнең тотрыклы үсеше проблемаларына багышланган семинар ачыла. Ул Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов рәислегендә узачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз