news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Анна Снегина» поэмасы музеена әсәрнең татар теленә тәрҗемәсе тапшырылды

Поэманы шагыйрь Гәрәй Рәхим студент елларында ук татарчага тәреҗемә иткән.

«Анна Снегина» поэмасы музеена әсәрнең татар теленә тәрҗемәсе тапшырылды
https://sptatar.com/

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бөек рус шагыйре Сергей Есенинның тууына 125 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә Россия язучылар берлеге делегациясе шагыйрьнең туган ягы — Рязань өлкәсендәге Константиново авылында булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Бәйрәм барышында РФ Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов авылдагы Анна Снегина исемендәге музейга кызыклы бүләк — Сергей Есенинның Татарстан китап нәшриятында 1990 елда чыккан «Анна Снегина» поэмасы китабын тапшырды. Поэманы шагыйрь Гәрәй Рәхим студент елларында ук татарчага тәреҗемә иткән.

Татар шагыйренең бүләге музей хезмәткәрләре тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм ул музей экспонатлары арасында лаеклы урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot