news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анна Попова: Россиядә коронавирусның яңа - «пирола» вариантының таралуы көтелә

Россиядә табиблар коронавирусның яңа - «пирола» вариантын йоктыруның ун очрагын ачыклаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова агентлыкка хәбәр иткәнчә, илдә әлеге яңа вариантның таралуы көтелә.

Аның мәгълүматлары буенча, вирусның таралуына кагылышлы яңа нәтиҗәләр бүген алынган. 3 ноябрьгә кадәр Россиядә вирусның бу төре теркәлмәгән булган.

Попова билгеләп үткәнчә, ун очракның барысы да читтән кертелгән һәм вирусның РФ территориясендә таралуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot