Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Роспотребнадзор башлыгы: Коронавирусны җиңү турында сөйләргә иртәрәк
Барлык вируслар һәм бактерияләр дә яшәвен дәвам итә, шуңа күрә коронавирусны җиңү турында сөйләргә әле иртәрәк, әмма пандемия тәмамланды. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова Петербург халыкара икътисади форумында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Мин шуны әйтергә телим: 1980 елда чәчәк авыруыннан тыш (дөньяда аның тамырын корыту турында игълан иттеләр), беркем дә беркайчан да нәрсәнеңдер, ниндидер инфекциянең җиңелүе турында сөйләми. Калган барлык вируслар, бактерияләр кайдадыр әйләнә-тирәбездә яшәвен дәвам итә. Шуңа күрә бүген беркем дә җиңү, пандемиянең тәмамлануы турында сөйләми», - дип белдерде ул. Ведомство башлыгы искәрткәнчә, Россия Федерациясендә белгечләр кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен ил халкы кичергән барлык хәлләрдән мөмкин кадәр сабак алырга тырыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз