news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анна Попова чит илгә сәфәрдә коронавирус белән авыру рискы турында кисәтте

1 августтан Россия халыкара авиаэлемтәне яңартачак.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Россия һәм башка илләр арасында авиаэлемтәне торгызу коронавирус йоктыруның яңа рискы барлыкка килү дигәнне аңлата. Бу хакта «Россия 24» телеканалының эфирында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сөйләде.

«Төркия курортларына очышларның бүген анонсланган даими рейслар башлануына игътибар итәсем килә, барлык риск артта калды дигән сүз түгел», — дип өземтә китерә «Известия» федераль хезмәте башлыгы сүзләрен.

Попова сүзләренчә, вирус әле дә шактый актив булып кала һәм чит илгә барган вакытта россиялеләр саклану чараларын күрергә тиеш.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия 1 августтан халыкара авиаэлемтәне яңартачак, дип белдерде. Шул ук вакытта башка илләргә очышлар әлегә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербург һәм Ростов-Дону аэропортларыннан гына башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot